Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Республиканың кайбер районнарында БТИ хезмәтен кыскартып, халыкны әлеге хезмәтләр белән күрше районга йөртә башлаганнар
2014 елның 28 марты, җомга
Безнең районда техник инвентарьлаштыру бюросы күп еллардан бирле эшли. Өйләргә табигый газ керткәндә, яңа йортлар, корылмалар төзегәч аларны теркәү эшләрен башлаганда без шул БТИ ишекләрен ачабыз. Бүген алар Крайнов урамындагы элекке хәрби комиссариат бинасында хезмәт күрсәтәләр.
БТИга эше, йомышы төшмәгән кеше сирәктер бүген. Хәзер бит йортың, корылмаларың, җирең – барысы да рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Бу эшләр бик күпләрнең башыннан үтә. Техник инвентарьлаштыру эшен башкарып чыкканчы әлеге хезмәтне күрсәтүче егетләр янына әллә ничә мәртәбә киләсең. Документларны бит барлык таләпләргә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, ә аның өчен әле тегесе, әле монысы җитешми.
Республиканың кайбер районнарында БТИ хезмәтен кыскартып, халыкны әлеге хезмәтләр белән күрше районга йөртә башлаганнар. Күрше район ул күрше булса да чит инде. Һәркемнең анда барып йөрергә мөмкинлеге дә юк. Ә үзеңдә булганда район үзәгенә килгәндә юл уңаенда да БТИга сугылырга мөмкин. Шуңа да районда бу хезмәтнең эшләп калуы бик мөһим. Район җитәкчелеге дә аның шулай булуы өчен тырыша.
БТИ бездә бөтен шартлары тудырылган, әйбәтләп ремонтланган иркен бинада эшли. Биредә документлаштырылган барлык эшләр дә теркәлеп, архив буларак саклана. Документыңны югалтсаң, сиңа биредә шунда ук күчермәсен эшләп бирәләр.
Район БТИ хезмәте бүген иң яңа, заманча оештыру техникасы белән җиһазланган. Алар үзәкләштерелгән челтәргә тоташкан. Бу заявкаларны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә.
Районыбызда шәхси торак йортлар төзелеше актив дәвам итә. Узган ел 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда – барысы 59 йорт файдалануга тапшырылган. БТИ аларны техник инвентарьлаштыру һәм паспортлаштыру эшләрен башкарган.
Соңгы елларда төзелеш объектларын документлаштыруда кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, әлегә кадәр БТИ күчемсез милеккә техник паспорт кына эшләп бирә иде. Хәзер исә әлеге милекне җир участогына бәйләп техник план эшләнә. Бу хезмәтне башкару өчен алар иярчен аша тоташкан геодезия җиһазларыннан файдаланалар. Ә инде кадастр эшен Росреестрда теркәү өчен интернет-портал файдаланыла. Бу күчемсез милекне дәүләт исәбенә кую вакытын җиде көнгә чаклы кыскарту мөмкинлеген бирә.
Биредә кадастр хезмәтләре өчен түләү республиканың гомуми тарифларыннан чыгып билгеләнә.
Район БТИ хезмәте, техник инвентарьлаштыру һәм техник планнар эшләүдән тыш, җир участокларын межалау, мирас рәсмиләштерү өчен һәм башка максатлардан күчемсез милек объектларына һәм транспорт средстволарына бәя бирү хезмәтләре күрсәтә, төрле алыш-бирешләр өчен проект килешүләре төзергә ярдәм итә. Биредә шулай ук шәхси һәм сәнәгать корылмаларына проектлар әзерләү, төзелеш экспертизасы үткәрү эшләрен дә башкаралар.
"Бердәм тәрәзә" республика программасын тормышка ашыруда катнашып, БТИ хезмәткәрләре күп функцияле үзәк бинасында халыкны һәркөнне кабул итәләр, квалификацияле консультацияләр бирәләр.
Район БТИ хезмәтенең баш белгече Илнар Шәйхетдинов үзләре күрсәтә торган хезмәтләрнең һәрчак сыйфатлы башкарыласына ышандыра. Авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр булганда, алар клиентлар өчен уңайлы вакытта урынга барып эшләргә һәрчак әзер. Районда мондый хезмәт күрсәтү булуга сөенеп, файдаланасы гына.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз