Әлки районында путалы көрәш осталары үсә

2014 елның 28 марты, җомга
Путалы көрәш буенча Биектауда узган турнирда Базарлы Матактан Ландыш Хисмәтова үз авырлыгы буенча өченче урынны алды.

* * *

Путалы көрәш буенча республика беренчелегендә үз авырлыкларында Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова һәм Ландыш Хисмәтова– икенче, Түбән Биктимердән Данис Апаяров – өченче, Илназ Мәрдиев (Базарлы Матак) өченче урынга чыктылар.

* * *

Нурлатта путалы көрәш буенча ачык беренчелектә Базарлы Матактан Регина Нуртдинова икенче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International