Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты
2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Район мәгариф идарәсе бухгалтериясеннән алынган саннар мондый: уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә гыйнвар ае өчен 43461 сум өстәмә компенсация түләнгән. Аны район авылларындагы бакчаларга йөрүче балалар гаиләләренә генә түли алганнар, чөнки компьютер программасындагы чатаклыклар нәтиҗәсендә, Базарлы Матак бакчалары буенча мәгълүматларны берничә тапкыр тапшырырга туры килгән. Ә менә февральдә инде түләнгән өстәмә компенсация 439785 сум тәшкил иткән.
–Акчаларны әти-әниләргә Ак Барс Банк, Саклык банкы, Россельхозбанк аша күчерәбез. Авылларда өстәмә компенсацияне почта хезмәткәрләре тарата. Баштарак безгә бәйле булмаган проблемалар эшне тоткарлады, хәзер инде барысы да җайга салынды,–ди район мәгариф идарәсе бухгалтеры Галина Ямщикова.
Идарәнең мәктәпкәчә тәрбия методисты Гөлгенә Билалованың фикере мондый:
–Билгеле, бакча өчен түләүләр арткач, күп кенә гаиләләр, бигрәк тә ике баласын бакчага йөртүчеләр башта авыррак хәлгә калдылар. Берьюлы 4-5 мең сумны чыгарып түләргә кирәк бит! Ә менә компенсацияләр килә башлагач, зарланучылар кимеде. Өстәмә һәм аңарчы булган компенсация түләүләрен исәпләп карасаң, бакча бәясе артмаган да булып чыга бит.
Шулаен шулай да, бәяләр арту район авылларында күп гаиләләрне авыр хәлгә куйган бугай. Кайбер бакчаларда балалар санының кискен кимүе шуңа ишарә дип аңларга кирәк. Әйтик, Каргада 8, Түбән Колчуринода 6 баланы йөртми башлаганнар, Иске Чаллыда бөтен бакчага 1 сабый калган… Әти-әниләр күбрәк 6-7 яшьлек ул-кызларын бакчага китерми башлыйлар икән, өйдә үзләре генә тора алалар, дип уйлыйлардыр. Ә бит бу – мәктәпкә әзерләү чоры, ул бала өчен бик мөһим вакыт.
Гөлгенә Шәүкәт кызы әйтүенчә, бакча бәяләре артмыйча мөмкин дә түгел, тормыш үзе үк кыйммәтләнә бит. Аның каравы балалар учреждениеләрен җиһазлауга күбрәк средстволар тотыла. Татарстанда 2015 елга кадәр исәпләнгән мәгарифне үстерү стратегиясе (ул “Киләчәк” дип атала) нигезендә мәктәпкәчә учреждениеләргә заманча укыту-методик комплектлар кайтарыла (күпчелек өлешен тәрбиячеләр куллана да инде). Дүрт юнәлешне үз эченә алган әлеге комплектларга дәүләт һәм туган телләргә өйрәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен китаплар, видеофильмнар, аудиоязмалар һәм башка бик күп материал керә. Алар искиткеч матур, зәвыклы, иң мөһиме, балаларны мавыктырырлык итеп эшләнгән. Бу материалларны файдалану өчен бакчаларга ноутбук һәм видеопроекторлар кайтарыла. Тик тәрбиячеләр шул мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансын, заманча әсбаплар, җиһазлар күргәзмә өчен генә булмасын иде.
Фикерләр:
Галина Ферапонтова, Базарлы Матак.
–Бәяләр артуга сөенеп булмый, билгеле. Дөрес, ике айлык өстәмә коменсацияне алдык, әмма бик соңга калып. Ул акчалар бакча өчен акча түлисе көннәрдә килсен иде. Шунда гына ярдәм икәне сизелер иде.
Юлия Филиппова, Түбән Колчурино.
–Ике балам бакчага йөри. Без күп балалы гаилә, болай да бакча бәясенең яртысын гына түли идек. Бәяләр арткач, өстәмә компенсация дә билгеләделәр. Шулай итеп, аена 200-300 сум акча түлим бакча өчен. Билгеле, бу бәяне зурга санамыйм. Балалар өчен күңелем тыныч, чөнки бакчада аларны әйбәт карыйлар.
Резидә Нотфуллина, Иске Салман.
–Өч малаебызның кечесе бакчага йөри, аена 1100 сум түлибез, шуның 690 сумын кире кайтардылар. Авыррак булса да, йөртәбез үзен, тәртипкә-акылга өйрәнә ул бакчада. Өйдә бит ашамый да, абыйлары белән шаярудан башы чыкмый. Ә бакчага йөрү балага бик күпне бирә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз