Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде
2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген газеталарның киләчәге хакында әледән-әле кызу бәхәсләр кубып ала. Телевидение, интернет алга киткән, дөньяның теләсә кайсы почмагындагы яңалыкны сәгате-минуты белән җиткереп торган заманда басма матбугатка ихтыяҗ булырмы, янәсе. Әмма күпләрнең ышанычы нык – газеталар алга таба да яшәячәк, телевизор да, бөтендөнья пәрәвезе дә аны алыштыра алмаячак. Типография буявы исе аңкып торган газетаның яңа санын кулыңа алып укуның бүтән берни белән чыгыштыргысыз үз ләззәте һәм рәхәте бар бит. Күпләр, бик күпләр өчен газета һаман тугрылыклы дус, киңәшче һәм сердәш, җан азыгы булып кала. Аның аша яңалыклар белән танышалар, күп сорауларына җавап табалар, гыйбрәтләнәләр, сөенәләр һәм көенәләр. Күпчелек укучыларыбызның фикерен белгәнгә, без бу хакта ышаныч белән әйтә алабыз. Шулай булмаса, газетабыз елдан-елга үз укучыларын саклап килер идемени?!
Бу подписканың үзенчәлеге дә бар – барлык матбугат басмаларына язылу бәяләре артты. "Әлки хәбәрләре"нә алты айга язылу хәзер халык өчен 444 сумга, оешма-предприятиеләр өчен 450 сумга төшәчәк. Бу яңалыкны уфтанып кабул итүчеләр байтак булыр, мөгаен. Әмма нишлисең, язылу бәясенең үзгәрүе һич кенә дә безгә бәйле түгел.
Аннан соң, һәркайсыбызга мәгълүм, без бүген бәяләр котырып үскән заманда яшибез. Карагыз, газ, электр бәяләре ел саен берничә тапкыр арта. Азык-төлек, сәнәгать товарлары, бензин бәяләре югарыга "үрмәләүдән" туктамый.
Исәпләп-чагыштырып карыйк әле – 444 сумга бүген нәрсә алып була? Күпләр азык-төлек кибетенә бер кереп чыгуда да әлеге бәягә сыеша алмый. Җиңел машинада Казанга бер барып кайту өчен ким дигәндә 700-800 сумлык бензин кирәк. Танылганрак җырчыларның ике сәгатьлек концертына билет бәясе 500-800 сум, хәтта аннан да артып китә.
Шул ук вакытта 444 сумга сез район газетасын һәм шуңа өстәп әле республика, ил яңалыклары яктыртылган 12 битле кушымтаны 6 ай буе алып тора аласыз. Шуны онытмыйк, "Әлки хәбәрләре" - районыбыз яңалыкларын яктыртучы бердәнбер газета. Аны өегезгә алдырып, сез райондагы хәбәрләрне беренче булып белә, авыллар тормышы, андагы вакыйгалар белән даими танышып тора аласыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бернигә карамый, алга таба да сезнең бездән аерылмаячагыгызга, күп еллардан бирле килгән дуслык-бергәлегебезнең сакланасына ышанабыз. "Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде.
Район газетасына язылуны ахыргы көнгә калдырмагыз. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз