Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Игенчеләребез бүген язгы кыр эшләренә ныклап торып әзерләнә
2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеген район буенча 95 процентка бәяли. Кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да машина-трактор паркында җанлылык тоясың. "КШ-Агро", "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында да эшләр оешкан төстә алып барыла. Хәзергә биредә механизаторлар мәш килеп җир эшкәртү агрегатларын, дым каплау җиһазларын, чәчү агрегатларын ремонтлый. Отрядның баш инженеры Илгиз Гибадуллин әйтүенчә, 108 тырманы көзеннән үк әзерлек сызыгына куйганнар. Культиваторлар, дискаторлар тулысынча ремонтланып беткән.
Егетләр басуда эш башкарасы тракторларны ремонтлауга да җитди алынганнар. Хуҗалыкның барысы 18 тракторы бар. Шуларның 15 ен ремонтлап бетереп киләләр. Калган өчесенең моторларын төзекләндерәсе калган.
Баш агроном Фәргать Касаев быел яз чәчеләсе культуралар хакында да әйтеп узды. Чәчү мәйданнарының шактыен көнбагыш, силоска кукуруз һәм берьеллык үлән культуралары биләячәк икән. Хуҗалыкның көзеннән чәчеп калдырган 1817 гектар уҗым бодае, 454 гектрада арыш басулары, 1598 гектарда күпьеллык үлән һәм тритикале мәйданнары бар.
–Иртә яздан, билгеле, әлеге культураларга бик нык тәрбия кирәк,–ди Фәргать Касаев. Уҗымнарыбыз кышкы суыкларны исән-имин уздырдылар. Әмма аларны ашламыйча зур уңышка өмет итә алмыйсың. Уҗымнарны тукландырырга җитәрлек 240 тонна ашлама кайтарылды. Бу көннәрдә күпьеллык үлән басуларын беренчел тукландырырга ашламалар кайтуны көтәбез.
Фәргать Шәфигуллин машина-трактор паркында һәр эшкә кулы ятып торган хезмәткәрләрнең берсе. Иптәшләре дә аның хакында: "Андыйлар районыбызда да бармак белән генә санарлык"–диләр. Ул биредә иң кирәкле профессия ияләренең берсе – эретеп ябыштыручы. Армия сафларыннан кайткач шофер да була, "Трудовик" колхозында бригадир булып та эшли. Соңгы 7 ел ул биредә.
–Тиешле шартлар булгач, эшлисе килеп тора,–ди Фәргать.
Мондый уңган хезмәткәрләр булганда язгы чәчүне авырлыкларсыз җиңеп чыгачакларына ышана "Юхмачы" отряды җитәкчелеге.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз