Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Базарлы Матактан Каюм ага Фәсахов Сочида үткән Паралимпиада уеннарын күреп кайтты
2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
…Сочига китәр алдыннан да редакциягә кереп сөенечен уртаклашкан иде ул. Бөтен дөньяны шаккатырган, искиткеч соклану хисләре уяткан уеннардан кайтып төшкәч, билгеле инде, кабат безгә килде. Кулында кечкенә генә фотоаппарат, ә йөзендә аңа хас булмаган җитдилек.
–Каюм абый, я, сөйләгез әле, нәрсәләр күреп, нинди хисләр кичереп кайттыгыз?–дигән соравыма ул берара дәшми торды да:
–Искиткеч! Сөйләп-әйтеп аңлата торган түгел!–диде һәм, фотоаппаратын сузып: –Менә үзең карап чык әле,–дип өстәде.
Билгеле, күбебез телевизордан паралимпия уеннарын күрдек, спортчылар өчен чын күңелдән "болеть" иттек. Әмма бу хисләр Сочиның спорт комплексларын үз күзең белән күрүгә, андагы атмосферада үзең кайнауга, «Фишт» стадионы трибуналарында утырып, уеннарны ачу һәм ябу тантаналарын тамаша кылуга берни дә җитми.
–Безне, Татарстан инвалидлар оешмасы җибәргән ун вәкилне, бик әйбәт каршы алып, "Южное взморье" шифаханәсенә урнаштырдылар. Минем үз гомеремдә Сочида берничә тапкыр булганым бар, элек бит юлламалар да бирәләр иде. Әмма хәзерге Сочи – бөтенләй башка шәһәр ул. Андый шәһәрләрне чит ил киноларында гына күрәбез. Искиткеч юллар, күперләр төзелгән, таң калырлык спорт сарайлары! Чын-чынлап уңайлы тирәлек, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен уңай тойсын өчен бөтенесен эшләгәннәр. Вак-төягенә кадәр уйланылган. Шуңа диңгез шаулавын, биек тауларның мәһабәтлеген, тропик агачлар яшеллеген куш та, Сочида Олимпия уеннарының нинди шартларда үтүен күзаллый алырсың,–дип тезеп китте Каюм абый, фотоаппараттагы рәсемнәргә аңлатма бирә-бирә.
Паралимпия уеннарын ачуны безнең делегация «Фишт» стадионының «А» секторындагы уникенче рәткә утырып караган, ә Россия Президенты Владимир Путинның урыны шул ук рәттә, әмма күрше секторда булган.
–Уеннарны ачу-ябу тантаналары һич онытылмаслык тәэсир калдырды. Ул зур-зур конструкцияләрнең ансат кына йөзеп я очып йөрүләре, ул төрле төстәге утлар, катнашучыларның янып-балкып торган киемнәре! Матур могҗиза дип кабул иттек барысын да. Соңгы тантанада урыннарыбыз Паралимпия уеннары байраклары артында иде, бөтен "кухнясы" күз алдыбызда булды. Стадионның өслеге янга китә дә, зур "кое" барлыкка килә. Шуннан биючеләр, җырчылар, спортчылар килеп чыга,–дип әле дә исе китеп сөйли Каюм ага.
Спорт ярышларын да күпләп караганнар алар. Боз клубында коляскалы керлинг, "Лаура" комплексында чаңгы ярышлары, биатлон…
–Әмма иң ошаганы "Шайба" аренасында үткән следж-хоккей ярышлары булды,–ди әңгәмәдәшем. –Искиткеч уен!
Мин ул бер пәкеле махсус тимераякка утырып карадым, бер дә уңайлы кәнәфи түгел инде. Ә бит егетләр шушы уч киңлек җайланмада бозда зур тизлеккә ирешәләр, уен уйныйлар. Өч уен карадык, Россия белән Америка командаларының ике матчын да күрдем.
Чаңгы ярышларының да күбесен күргән Каюм ага, иптәшләре белән якташларыбыз Рушан Миннегуловка, Марта Зәйнуллинага көч биреп торган.
–Ярышларны карарга да бик җайлы булды – тамашачыларга трасса ап-ачык күренә иде,–ди ул.
Менә шундый бөтен дөньяны сокландырган уеннарны күреп кайтты райондашыбыз Каюм ага Фәсахов. Сизелеп тора, ул тәэсирләр белән тулы, мөгаен, бу турыда бик озак сөйләр әле.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз