Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
“Алинә” спорт залында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган Рамил Шәйхетдинов истәлегенә бокс туриниры үткәрелде
2014 елның 4 апреле, җомга
–Улым 1995 елда үз теләге белән армия сафларына китте. Хезмәт сөючән, тырыш, кешеләргә бик ярдәмчел иде,–дип сөйли Рамилның әнисе Рәхилә апа Мәхмүтова. –Оренбург өлкәсендә хәрби өйрәнүләр үткәч, Чечняга җибәрәләр аны. 1996 елның 8 августында һәлак була балакаем. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1 сентябрьдә, 50 яшем тулган көнне аны ябык табутта кайтардылар.
2009 елда Рәхилә апа тагын бер авыр югалту кичергән – икенче улы Радик вафат булган. Ана йөрәге түзсен генә…
Ярышларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Аннан республиканың сугыш инвалидлары һәм сугышчан җәрәхәтләр алучылар иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Кукаркин сүз алды.
–Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм һәлак булган якташларыгызны онытмавыгыз, алар истәлегенә төрле чаралар үткәрүегез өчен рәхмәт сезгә,–дип билгеләп үтте ул.
Рәхилә Мәхмүтовага район җитәкчелеге һәм Алинә Кабаева фонды исеменнән “Шундый батыр егет үстерүегез өчен рәхмәт сезгә” дигән сүзләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә бокс ярышлары бик кискен барды. Яшь спортчыларның һәркайсы җитезлек, үткенлек, кыюлык күрсәтергә тырышты. Турнирның баш хөкемдары Валерий Шестаков та ярышларның бик оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Ә бәйгеләрне хөкем итәргә беренче һәм республика категориясенә ия судьялар Руслан Гирфанов, Сергей Карташов, Артем Маркачев, Павел Гусев, Борис Исматулаев та чакырылганнар иде.
Турнир республиканың рәсми ярышлары таләпләре нигезендә 18 үлчәү авырлыгында барды. Анда катнашкан боксчыларыбызның һәммәсе югары осталык күрсәттеләр. Егетләребез Руслан Феоктистов, Кирил Зинкин һәм Никита Федонин үз үлчәм авырлыкларында беренче урынны, Али Капуров һәм Рифат Гайнетдинов икенче урынны алдылар. Гомумкоманда зачетында әлкилеләр икенче булды. Беренчелекне Кама Аланы егетләре яулады.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз