Базарлы Матак урамнарына каты түшәмәле юллар салуга быел 30 миллион сум акча бүлеп бирелә

2014 елның 4 апреле, җомга
Төзүчеләр, Пушкин, Яңа, Энгельс урамнарына асфальт җәю күздә тотыла. Шулай ук Мәктәп, Ленин, Кызыл Армия урамнарына да вак таштан юллар салачаклар. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан күп кенә урамнарда (Крайнов, Көнчыгыш, Хәмидуллин, Кыр һ.б. урамнар) ясалма тигезсезлекләр булдырылачак. Бу әйбәт юлдан зур тизлек белән җилдерергә яратучы машина йөртүчеләрне бераз булса да “йөгәнләргә” булышыр, диләр юл хәрәкәте инспекторлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International