“Әлки хәбәрләре”нә 3376 әбүнәчебез язылырга өлгергән

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Әйтик, Иске Камка халкының 95 проценты “Әлки хәбәрләре”нә язылган инде. Чиябашта, Иске Чаллыда яшәүчеләрнең 75-76 проценты, Иске Алпар, Иске Салман халкының 60-65 проценты район газетасына подписка рәсмиләштергән. Күпләр февраль-март айларында оештырылган алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланып калганнар.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без быел да һәр меңенче әбүнәчебезне бүләкләп барачакбыз. Почта хезмәткәрләре арасында да күпләп бүләк таратырга җыенабыз. “Әлки хәбәрләре”нә яздыру планын беренчеләрдән булып үтәгән, бер атна, бер ай эчендә газетага иң күп яздырган почтальоннарны һичшиксез билгеләп үтәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International