10 апрельдә“Алинә” спорт залында Әлки районы пенсионерлары спартакиадасы була

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган спартакиаданы Россия пенсионерлар союзының район бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештыра. Анда авыл җирлекләре командалары җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек буенча һәм “Күңелле стартлар” эстафетасында көч сынашачак. Спартакиадада теләге булган һәм табиб рөхсәт иткән һәр кеше (55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар) катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International