Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Базарлы Матак мәктәбе концертын тамашачылар “бишлегә” бәяләде
2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Дәрес башланды мени, нәкъ билгеләнгән вакытта сәхнәгә алып баручылар – мәктәп директоры Луиза Абдрахманова һәм аның урынбасары Әлфинур Искәндәрова чыга. Аларның тамашачыга мөрәҗәгате концертка баштан ук күтәренкелек, тантаналы төсмер бирде. Концерт мәктәп әзерләгән иҗади чараларның барысының да диярлек оештыручысы булган музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина җитәкләгән хор чыгышы белән башланды.
Укытучы белән укучы аерылгысыз. Концертта да шулай булды – мәктәпнең төрле яшьтәге талантлы укучылары тамашачыларга бик матур җыр-биюләр бүләк иттеләр.
Мин поэзиягә мөкиббән. Шуңадыр, биология укытучысы Валентина Желтухина Эдуард Асадовның “Галина” поэмасыннан өзек укыганда рухи ләззәт кичердем, дия алам.
Мәктәп үзешчәннәре концертында интернациональлек, халыкара дуслык чагылыш тапкан: аның программасында молдаван, испан биюенә дә, украин җырларына да урын табылган. Русча-татарча чыгышларны әйтмим дә инде. Концертның рухын “Россия – уртак йортыбыз” дигән сүзләр белән аңлатып булгандыр.
Иҗади бәйрәмнең кульминациясе итеп Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”еннән өзекне атар идем. Әле бер ай чамасы элек кенә шул ук өзекне район хастаханәсе шәфкать туташлары башкаруында күргән идем. Анда ир-атлар җитешмәгән иде. Ә бу юлы сәхнәгә ак сакаллы, чапанлы тарих укытучысы Илшат Фәрдиевның чыгуы да тамашачыларны шаккаттырды! Менә берничә ел инде мәктәп театры белән татар теле укытучысы Миләүшә Фәттахова җитәкчелек итә. Аның уллары Марат белән Нияз башкарган сатирик номерлар да концертны бизәде.
Тамашачылар укытучылар Лилия Садыйкова, Алинә Сафина, Светлана Брисованың җырлавын яраттылар. Лениза Гарипова әтисе (кайнатасы) Рәшит Гарипов шигырьләрен укып, шигърият сөючеләргә бүләк ясады. Вера Красильникова белән Татьяна Балакирева күрсәткән шаян күренешләр залдагыларны күз яшьләре атылып чыкканчы көлдерде.
Концертның финалы да искиткеч булды: милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, үзешчәннәр иксез-чиксез илебез турында җыр башкардылар, ә тамашачылар аларга кушылмый түзә алмады.
Мәктәп үзешчәннәре концертында бер генә артык, кирәкмәгәнчә озынга сузылган номер булмады! Киемнәре дә килешле иде. Һәр вак-төякне истә тотканнар. Оста кулланылган интерактив такта да концертны өстәмә мәгълүмат белән баетты.
Өч сәгатькә якын сузылган концерттан соң мәртәбәле жюри үз сүзен әйтте. Әмма тамашачы бәясен биреп өлгергән иде инде: мәктәп үзешчәннәре “бик яхшы” билгесенә лаек!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз