Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия җәрәбә белән сайлап алынган “Хузангай” кооперативында, “Үзәк Әлки” филиалының “Тахтала”, “Ташбилге”отрядларында, “Көнчыгыш Әлки” филиалының “Алпар”, “Үргәгар”, “Көньяк Әлки” филиалының “Юхмачы” отрядында, “Яшь көч”, “Тяминов” хуҗалыкларында булды.
Быелгы яз соңлады, димәк, кыр эшләрендә аеруча өлгерлек, оперативлык таләп ителәчәк. Шуны истә тотып, бу мөһим кампаниягә игенчеләребез үтә җаваплылык белән әзерләнә. Тикшерү комиссиясе булган хуҗалыклар үзләренең язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә нигездә әзер булуларын күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы техникасы – тырмалар, культиваторлар, чәнчкеләр тулысынча ремонтланган һәм агрегатлаштырып куелган. Таләпчән комиссия техника торышына, аеруча кайбер хуҗалыкларда агрегатларның дөрес көйләнмәгән булуына игътибарны юнәлтте.
Басу эшләрендә катнашасы техника һәм трактор паркының торышы, әзерлеге генә түгел, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, үсемлекчелеккә кагылышлы эш кагазьләре дә “энә күзеннән” үткәрелде.
Район буенча тулаем әзерлеккә 40 баллы бәяләү системасы буенча 37 балл бирелде. Тикшерелгән сигез хуҗалык арасында иң югары әзерлекле дип хузангайлылар (39 балл) табылды. “Тахтала” һәм “Юхмачы” отрядлары механизаторларының әзерлеге 38 балл белән бәяләнде.
“Хузангай” кооперативы җитәкчесе Евгений Чугунов быелгы язгы кыр эшләрен җиңеп чыгар өчен бар нәрсәнең җитәрлек булуын әйтә. Биредә техникасы да төзекләндерелгән, чәчүлек орлык һәм минераль ашламаларны да җитәрлек күләмдә булдырганнар. Чугуновның сүзе нигезле булуын тикшерү комиссиясе дә раслады.
Комиссия рәисе Ришат Хәбипов йомгак ясап:
–Әлкилеләр бүген басуга чыгарга әзер. Алдагы кыр эшләрен бәла-казаларсыз гына башкарып чыгыгыз,–дип үз теләкләрен җиткерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз