Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Район үзешчәннәренең осталыгы елдан-ел үсә, камилләшә
2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
3 апрель көнне район мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Чөнки сәхнәдә тынычлыгыбызны саклаучы, кирәк чакта ярдәмгә килүче оешмалар чыгыш ясый бит.
Болар – районның эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерү часте, хәрби комиссариат, РОСТО (ДОСААФ). Гадәттә аларның чыгышлары иң югары бәягә лаек була торган иде, быел да сынатмадылар. Хәтта Казаннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгының “Яхшы кәеф” вокал ансамбле хезмәттәшләрен яклап, көч биреп торыр өчен килгән иде. Ансамбльнең чыгышлары концерт программасын тагын да җанландырып җибәрде, тамашачы алкышларга күмде. Үзебезнекеләр Равил Гайфуллин, Рәшит Вагизов моңлы тавышлары белән тамашачыларны сөендерде. Римма Сагирова белән Рөстәм Шамилов “Чәчтарашханә” юмаристик өзеге белән барыбызга да күтәренке кәеф өстәде. Үзешчәннәр бик эчтәлекле итеп “Аулак өй” күренешен дә күрсәттеләр. 105 нче янгын сүндерү часте шаян юл белән үзләренең бер көнен тасвирлап киттеләр. Гомумән, үзешчәннәрнең бик тырышып әзерләнгәннәре һәр чыгышта күренде.
4 апрель көнне сәхнәдә Балалар иҗаты йорты һәм “Ромашка” белән “Каенкай” балалар бакчасы үзешчәннәре үзләренең сәләтләре белән тамашачыларны таң калдырды. Һәр көнне күрергә күнеккән тәрбиячеләребез биредә безгә, икенче яктан ачылды. Ике балалар бакчалары тәрбиячеләре дә бик матур итеп “Джас”, “Кадриль” биюләрен башкардылар. Ә инде “Каенкай балалар бакчасында тәрбияләнючеләрнең сәхнә тутырып биюләре һәрберебездә җылы хисләр уятты. Лидия Бухарованың үзенең һәм укучыларының чыгышлары да югары бәягә ия иде. Балалар иҗаты йортында оешкан “Әче катык” миниатюра театры артистлары тамашачыларны рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Аларның һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Айсылу Сәдретдинова һәм Хәдичә Хәнәфиева башкаруында җырлар концертны тагын да бизәп җибәрде.
Әлеге концертларда елдан ел яңа сәләтләр ачыла, алар ел саен тагын да уңышлырак чыгыш ясап, остара гына баралар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз