Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Олылар яхшылыкка гына өйрәтсен иде дә
2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Утырыштан соң без бу хакта район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова белән дә сөйләштек. Үсмерләрнең исерткеч эчемлекләр куллануы – шактый еллар балалар белән эшләүче инспектор өчен иң "авырткан" проблемаларның берсе.
–Бу ел башыннан бирле 16 яшьләре тулмаган ике үсмер баланың спиртлы эчемлекләр белән "дуслыгы" ачыкланды,–ди Гөлнур Йосыповна. –Җәй көннәрендә мондый очраклар бигрәк тә ешая. Шуңа хәзер профилактика эшен тагын да көчәйтергә кирәк.
Балалар төрле йогынтыларга тиз бирелүчән. Үсмерләрнең исерткеч татып каравына һәм шушы яман гадәткә хирысланып китүенә дә нигездә өлкәннәр гаепле. Без наркология кабинетында исәптә торучы үсмерләрнең гаилә хәлләре, бүгенге тормышлары белән кызыксындык. Аларның икесе (Иске Кората һәм Иске Матак авылларында яшәүчеләр) турында авылдашлары: "Әнисе генә гаепле!"– диделәр. Әлеге хатыннар шешә белән дуслар, балаларын рәтләп карамыйлар, кәеф-сафа корып яшиләр. Малайларның исерткечле стаканны кулларына алуларында да әниләренең өлеше зур икән. Бәхеткә, малайларның берсе тәртипкә утырган, күрше райондагы һөнәр училищесына укырга кергән, анда да үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Болай булса, аны теге профилактика исәбеннән дә төшерерләр. Хлебодаровкада яшәүче малай исә тәртипсез тормыш алып баручы туганнарының тискәре тәэсиренә бирелгән булса кирәк.
Бу очракта шуны искәртергә кирәк: балигъ булмаган баланы алкогольле эчемлек куллануга җәлеп иткән өчен закон нигезендә административ җаваплылыкка –1500 дән 3000 сумга кадәр штрафка –тарту каралган. Быел бер әлкилегә карата шундый чара күрелгән инде. Ә инде баласын эчүчелеккә өйрәтүче аның ата-анасы яисә укытучы-тәрбиячесе икән, штрафның күләме 4000-5000 гә җитә.
–Балаларга кичке сәгать уннан соң олылардан башка урамда, җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Бу хактагы закон 2010 елдан бирле гамәлдә инде,–ди Гөлнур Сәгыйтова. –Әмма һаман уннан соң да өенә кайтырга ашыкмаган малайларны-кызларны очратырга туры килә. Сүз дә юк, баласының иминлеге хакында әти-әнисе кайгыртырга тиеш. Шул ук вакытта тиешле булмаган сәгатьләрдә үсмернең, әйтик, клубта, кафеда йөрүенә юл куйган өчен әлеге учреждениеләрнең җитәкчеләрен дә зур күләмдә штрафка тарту каралган.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар район авылларында рейдларда еш була. Шуларның берсендә бик гыйбрәтле хәлгә тап булганнар.
–Шимбә кичләренең берсендә бер авыл клубына килеп кердек. Клуб гөр килеп тора. Вакыт күптән инде уннан узган, ә клубтагыларның күбесе – үсмер балалар,–дип сөйли Гөлнур Сәгыйтова. – Бер малай бөтенләй исерек. Клубка әтиләрен чакыртып, малайларны өйләренә озаттык. Ә теге исерек малайның әтисенә озаграк тоткарланырга туры килде. 16 яше тулмаган баласының исерткеч кулланган хәлдә җәмәгать урынында булуы өчен аңа 2 мең сум штраф салынды. Шуңа игътибар итегез: клуб тулы яшьләр "ял итә", ә клуб мөдире эш урынында юк.
Ә бит мондый очракта җитәкче закон нигезендә җавап бирергә тиеш. Җәмәгать урыннарында, шул исәптән авыл клубларында тикшерүләр, рейдларны без даими төстә үткәрергә ниятлибез. Балигъ булмаган балаларның иминлеген саклауга юнәлтелгән законнарны бозучыларга карата кырыс чаралар күреләчәк.
Алкоголь үсмер организмына ничек тәэсир итә соң?
Районның баш педиатры Айгөл Билданова комментарие:
Алкоголь үсмернең организмына өлкән кешенекенә караганда берничә мәртәбә көчлерәк йогынты ясый. Чөнки үсмерлек чорында эчке әгъзалар актив үсештә була, кан тизрәк йөри, организм тулаем формалаша. Үсмер алкогольне аз гына дозаларда кулланса да, ул организмга бик тиз үтеп керә, барлык системаларны һәм әгъзаларны агулый. Алкоголь үсмернең нерв системасына көчле тәэсир итә. Спиртлы эчемлекләр кулланучы яшьләр тупас,эмоциональ яктан тотнаксыз була. Баш мие көчле һөҗүмгә дучар була: алкоголь тәэсирендә андагы химик процесслар үзгәреш кичерә, ә бу коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Алкоголь үсмернең хәтерен зарарлый, интеллектуаль үсешен тоткарлый, миңгерәүләтә, шәхесен деградацияли.
Алкоголь үсмернең бавырына, ашказаны-эчәк трактына, йөрәк-кан тамырлары системасына искиткеч зур зыян сала, җитди авырулар китереп чыгара. Исерткеч булачак әни һәм әтиләрнең репродуктив системасын да нык зарарлый. Шуны әйтергә кирәк: яшь организм алкогольгә сизгеррәк булганлыктан, аларда исерткечкә бәйлелек тә олыларга караганда тизрәк барлыкка килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз