Киокусинкай буенча Чистай шәһәрендә узган республика чемпионатында Әлки районы спортчылары әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Турнирда бөтен Татарстаннан 160 тан артык спортчы катнашты. Безнекеләр Камил Вафин һәм Адель Нәүбәтов – икенче урыннарны, Алмаз Шәйхетдинов, Егор Васяйчев, Тимур Коновалов – өченче, Игорь Герасимов дүртенче урын алдылар. Алар барысы да татамида 3-4 алыш үткәрде.



Районыбызда спортның бу төрен үстерүгә ярдәм иткән өчен каратэ белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International