Түбән Кәчи мәктәбе укучылары татар телен бик теләп өйрәнәләр

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгында оештырылган татарча кичәләр һәм бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнашкан. Халыкара туган тел көненә багышланган «Татарча да яхшы бел», «Муса Җәлил – балалар шагыйре, «Без – Тукай шәкертләре» кичәләрендә укучылар шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган, әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштергән. Балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйләҗеваның өлеше зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International