Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Коррупция, ришвәтчелек чирен бердәм көч һәм тырышлык белән генә савыктыра алачакбыз
2014 елның 11 апреле, җомга
Җәмгыятебез өчен куркыныч чиргә әверелгән коррупциягә каршы көрәшкә хөкүмәтнең дә, җәмәгать оешмаларының, масскүләм мәгълүмат чараларының да чын-чынлап алынуына халыкның күпчелеге ышана башлады инде. Дөрес, халык арасында үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, вакытлы матбугатта коррупция мәсьәләләре җитәрлек яктыртылмый әле дигән фикердә торучылар да шактый.
Күпләрнең көндәлек тормышта туган проблемаларны хәл итү юлларын белеп җиткермәүләре дә коррупциягә юл ача. Теге яки бу мәсьәләне хәл кылу сузылган, каршылыклар килеп туган вакытта еш кына башка килгән беренче уй таныш-белешләрне, “элемтәләрне” файдалану, кемгәдер ришвәт биреп эшне тизләтү хакында була.
Республикабызда төрле дәүләт программалары эшли. Аларның күпчелеге халыкның социаль, көнкүреш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Әмма ул программалардан файдалануның бар нечкәлекләрен белеп бетермәү дә еш кына ришвәтчелеккә китерә.
Гомумән, коррупция очракларының күбесен ришвәтчелек тәшкил итә. Әмма ришвәтчелек тә ике яклы – сораучысы, алучысы гына түгел, бирүчесе, тәкъдим итүчесе дә закон каршында бердәй җаваплы. Әмма шунысы хак – коррупция илнең икътисадый үсешенә аяк чала, социаль бердәмлек нигезен какшата.
Чистай шәһәрендә үткән семинар-киңәшмәдә сүз күбрәк вакытлы матбугат чаралары аша халыкны коррупциягә каршы көрәшнең җитди юнәлеш алуына ышандыру хакында барды. Хәзер газеталарга халыкка җиткерү өчен ышанычлы чыганаклардан мәгълүмат туплау мөмкинлеге дә зур. Бу турыда республика Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе киңәшчесе Салават Рәхимов та ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында республикада коррупция белән “буялган” министрлар, муниципаль район җитәкчеләре, югары урыннарда эшләүче башка вазыйфаи затлар исемнәренең ачыктан-ачык фаш ителүенә басым ясады.
Халык та җәмгыятьнең нигезен какшатучы әлеге чир белән көрәшнең ясалма һәм чираттагы бер кампания генә түгеллеген аңлый, ышана бара, билгеле. Әмма бу көрәштә үзләреннән өлеш кертергә күпләр бүген әзер түгел әле.
Әйтик, безнең районда да “ышаныч әрҗәләре” куелган иде, газета аша укучыларыбызга “кайнар линия” телефоннары номерларын да җиткереп торабыз. Тик “ышаныч әрҗәләре”нә кешеләр ышанып бетмиме – алар һәрчак диярлек буш була. Коррупция очраклары турында телефоннан хәбәр итүчеләр турында да мәгълүматыбыз юк.
Әмма моңа карап кына без районда коррупция юк дия алмыйбыз. Ә нигә соң халык шулай битараф? Бәлки кая да булса хәбәр итеп кенә вәзгыятькә үзгәреш кертә алуларына ышанып җитмиләрдер? Семинар-киңәшмәдә халык ышанычын казану буенча үз фикерләре белән “Татарстан-яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты Гөлнара … уртаклашты. Хакимият, хокук саклау органнарына, җәмәгать оешмаларына халыктан кергән теләсә нинди сорау, тәкъдим газеталарда яңгыраш тапса, ул чакта күпләрдә коррупцияне җиңеп буласына ышаныч арта төшәр иде, дигән фикердә тора коллегабыз.
Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановның да матбугат хезмәткәрләренә әйтер сүзе бар иде:
–Коррупциягә каршы кискен көрәш алып бару кирәк, әлбәттә. Әмма ришвәтче бер чиновник, укытучы я табибның фаш ителүе бу профессия вәкилләренең калганнары да шундый, дигән фикер тудырмасын иде. Бездә бит күпчелекне намуслы хезмәт кешеләре тәшкил итә. Югыйсә эшләргә белгеч табып булмас. Үзебездән чыгып әйтәм: Чистай администрациясенә эшкә белемле, яшь, инициативалы кеше табу бик авыр. Халыкта, чиновник икән, ул ришвәтче, урлаучы дигән фикер тумасын иде.
Сүз дә юк, әлегә җәмгыятебез коррупция, ришвәтчелек чире белән авырый. Аны бердәм көч һәм тырышлык белән генә савыктыра алачакбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз