Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Космос белән кызыксыну кимедеме әллә
2014 елның 11 апреле, җомга
Йосыф Зарипов, С.Лисенков исемендәге музей директоры:
–Безнең музейда космонавтика тарихына багышланган бүлек барлыгы күпләргә мәгълүм. Ул космоста берничә тапкыр булып кайткан геройлар Александр Баландин, Муса Манаров, Николай Бударин, Сәлиҗан Шәрипов һәм башкалар ярдәмендә кабатланмас экспонатлар белән тулыландырылды. Илебез космонавтикасы тарихына турыдан-туры кагылышлы әйберләр бик күп бездә: очучыларның махсус костюмнары, җиһазлар, ашамлыклар, фоторәсемнәр, Сергей Королев музееннан сувенирлар… Һәм болар барысы да музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Нәсел тамырлары Әлки җиреннән булган һәм космосны өйрәнүгә хезмәт иткән галимнәр турында ишеткәч, музей кунакларының исләре китә. Бездә булган һәркем күңелендә космонавтика белән кызыксыну туа. Ә бу бик мөһим, бигрәк тә яшь буын өчен. Чөнки илебездәге зур үзгәрешләр чорында бу темага игътибар кимеде. Мин моны гаделсезлек дип саныйм.
Петр Чулков, Юхмачы мәктәбе директоры:
–Укучыларга патриотик тәрбия бирү бик мөһим. Ә илебезнең космосны өйрәнүдәге казанышлары бу эштә нык ярдәм итә. Атна саен чәршәмбе көннәрендә класс сәгатьләре була, укытучылар аларны мөһим темаларга багышлыйлар. Ә апрельдә, билгеле инде, без укучыларыбызга космонавтика тарихы һәм үсеше турында сөйлибез. Безнең малайлар һәм кызлар өчен кызыклы да, таныш та бу тема. Әле күптән түгел Чистайда космосны өйрәнүгә багышланган конкурста безнекеләр 7 район арасында I урынны алып кайттылар. Алар бу ярышларда белем дәрәҗәсе ягыннан да көндәшләреннән шактый өстен икәнлекләрен күрсәттеләр. Димәк, кызыксыналар, өйрәнәләр.
Наилә Галләмова, Түбән Әлки авылы:
–Адәм баласы күктә нәрсә бар икән дип һәрвакыт кызыксынган. Ә кеше космоска оча башлагач, күп кенә сорауларга җавап табылган. Кемдер бит кечкенәдән күккә омтыла, очучы, космонавт булу турында хыяллана. Мондый кешеләр кыю, батыр, тәвәккәл буладыр. Галимнәр, космонавтлар җиһанны өйрәнсеннәр, ачышларын безгә дә җиткерсеннәр. Әле бит менә галәмдә тереклек бармы икәнне беләсе килә. Гомумән, космоска очышлар турында радио-телевизордан күбрәк сөйләсеннәр иде. Илебезнең горурланырлык казанышлары бит алар. Ә космонавтларыбыз – чын геройлар.
Бүген халыкара космик станциядә 6 кешелек экипаж эшли. (3 россияле, 2 америкалы һәм 1 Япония гражданины). "Прогресс" йөк корабы бу көннәрдә аларга туганнарыннан бәйрәм күчтәнәчләре һәм станциянең алга таба эшчәнлеген тәэмин итү өчен 2,5 тонна йөк илтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз