Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Авыл кешесе өчен менә дигән мөмкинлек бу», ди Константин Миндрюков
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Иң элек терлекләр асраласы бинаның проектын, бизнес-планын булдыра ул. Константинга әлеге четерекле эштә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәм итә. Төзелеш өчен каралган 1 миллион сум субсидияне дә ала фермер.
2012 елда 300 квадрат метрлы бинаны туганнары ярдәме белән өлгертеп, Биектау районының "Серп и молот" хуҗалыгыннан «холмогор» токымлы сыерларын алып кайтып, шул ук елны эшен башлап та җибәрә. Бүген аның фермасында 24 баш савым сыеры, 12 тана, 15 бозау, шактый гына дуңгызлар бар.
–Гаилә фермалары программасыннан мин бик канәгать. Авыл кешесе өчен менә дигән мөмкинлек бу. Сөткә дә бәяләр артты, монысы аеруча куандыра,–ди Константин Миндрюков.
Хуҗадан эшенең ничек баруын сораштырам.
–Һәр көнне уртача 220-250 литр сөт савып тапшырабыз. Җәй айларында аның күләме икеләтә арта. Сөтнең майлылыгы югары, сыйфатлы булгач, продукцияне бик теләп алалар,–ди фермер.
Үзенең җире булмагач, печәнне авыл тирәсендәге болынлыклардан чаптыра, җитмәгәнен сатып ала икән. Бу эштә үзенең "Беларусь" тракторының бик файдасын күрә. Печәнне тюкларга төрүче җайланмасын, сукасын да булдырырга өлгергән.
Алга таба савым сыерларының санын бермә-бер арттырырга исәпли ул. Янәшәдә генә буш бина бар икән, шуны карап куйган.
Гаилә фермасының эш-мәшәкатьләре бик күп. Ә малларны кем ярдәме белән карыйлар соң?
–Сүз дә юк, гаилә фермасы күп хезмәт таләп итә. Үзем генә бу кадәр эшне җиңеп чыга алмас идем. Кызларым, хатыным Наталья нык ярдәм итәләр. Килешү нигезендә ике авылдашымны да ялладым, –ди Константин.
Шуның кадәр малларны асрарга печәннән тыш фуражы, бөртеге дә шактый кирәк бит. Кыскасы, чыгымнар байтак. Керем бирәме соң гаилә фермасы?
–Моңарчы бер дә өстемә чыкканы юк, табышы да бар. Өстәлләребез, шөкер, мул ризыклы. Кешедән ким яшәмибез,–ди фермер.
Әйбәт юл булмау яз, көз айларында авырлык тудыра, билгеле. Әмма үткән җәйдә юлчылар фермага чаклы араны үлчәп, әзерлек эшләрен башлаганнар. Быелгы җәйдә юллы булырмын шәт, дип ышана фермер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз