Волейбол ярышларын Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд департаментының идарә начальнигы Җәүдәт Сәлихов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде. Милли киемле кызлар һәр команданы чәк-чәк белән сыйладылар, район үзешчәннәре концерт номерлары күрсәтте.
–Бүген биредә республика күләмендә иң көчле командалар җыелды. Суд командалары арасындагы ярышлар соңгы елларда күркәм традициягә әйләнеп бара. Без волейболда гына түгел, спортның башка төрләрендә дә бик актив катнашабыз. Иң мөһиме –ярышларда катнашу, спортка тартылу,–диде Илгиз Гыйләҗев.