Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Тәртип сөйгәнне һәркем хөрмәт итә
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Ә эшнең очы-кырые юк. Урам-тыкрыкларда сукмак төшеп кенә калмый, кар астыннан никадәр чүп-чар чыга. Җыештыру-чистарыну вакыты, җәмәгать. Апрель башыннан чисталык икеайлыгы башланып китте. Һәм шактый эш эшләнде дә инде. Үткән атна буе авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә кар эреп беткән территорияләрне чүп-чардан арындырырга тырыштылар. Җомга-шимбә исә “игълан ителмәгән” өмәләр дә үткәрелде инде: оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр үз биналары тирәләрен җыештырдылар. Зур юл буйларын чүп-чардан арындыручылар да аз түгел. Әйтик, Карга, Салман, Үргәгар, Иске Матак, Хурада авыл җирлекләренең мәктәп, клуб, җирлек советы, ФАП хезмәткәрләре юл кырыйларыннан чүп-чар җыйдылар.
Салман авыл җирлек башлыгы Наил Шәрапов болай ди:
–Без үз халкыбыз белән сөйләштек, аңлаттык, йорт тирәләре, урамнар нинди булырга тиешлеген аңлаттык. Балалар приюты, посадка тирәләре җыештырылды. Эшне дәвам итәбез. Тик менә шунысы күңелне тырный: урамга яктырткычлар элдек, бездә хәзер якты. Әмма “урам уты” өчен акча түләмәүчеләр дә бар. Һәм акчага тилмерүчеләр түгел, нәкъ менә айныкын айга хезмәт хакы алып яшәүчеләр түләргә ашыкмый. Кайберәүләрнең бурычлары 1 мең сумнан арта.
Иске Хурада авыл җирлегендә (Хузангайда) тиздән уку отличниклары слеты була. Шуңадыр да биредә авылны чиста-матур итү, кунакларны тиешенчә каршылау өчен тырышалар.
Район территориясен кыш буе җыелган чүптән арындыруга игътибар зур, бу турыда киңәшмәләрдә әйтелә, иң пычрак “почмаклар” видеога төшерелеп күрсәтелә. Кырыс чаралар белән дә кисәтәләр: район хакимияте каршында махсус комиссия эшләп килә һәм ул Әлки ягының чисталыгын контрольдә тота. Әгәр кемдер чиста яшәргә теләми икән, аңа шактый саллы штраф салырга мөмкиннәр.
26 апрельдән тагын бер айлык башлана – бергәләп агачлар утыртачакбыз. Кешенең табигатьтә иң кирәкле бүләге, үзе турында иң шәп истәлек ул, агач үстерү. Әмма аерым кешеләр я тулы коллективлар утырткан агач-куаклар һич гөрләп үсеп китә алмый, чөнки үсентеләрне кәҗә-сарык харап итә. Кызганыч та, ачуың да килер, әмма алар авылларда да, район үзәгендә дә үзләрен бик иркен тоталар, хуҗалары да үз терлегенең башкаларга зыян салуына төкереп бирми. Кырыс чара күрүдән җирле хакимият әлегә тыела - әллә ихтыяр җитми, әллә теләк. Инде хәзер үк урамнарда кәҗә-сарыклар күренә башлады.
Чисталыкның әйләнә-тирә мохитебез иминлеге, көнкүрешебезнең ямьлелеге өчен никадәр мөһим булуы турында күп сөйләнә, языла. Һәм эшләнә дә. Әмма ирешелгәнне саклый да белергә кирәк. Тиз арада – бер-ике атнада авылларыбызны тәртипкә китерик тә, гел шулай яшик. Үзебезне башкалар да, үзебез дә ихтирам итәрлек булсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз