Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Иске медпунктлар тарихта кала
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
–Соңгы берничә елда халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү юнәлешендә беркайчан булмаганча күп эшләр башкарыла,–ди Наталья Николаевна. –2012 елдан бирле сигез ФАП өчен өр-яңа биналар төзелде! Бу нигездә “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында эшләнде. Шул ук вакытта авыл җирендә гамәлдә булган башка дәүләт программалары да фельдшер-акушерлык пунктлары салу һәм төзекләндерүне үз эченә ала. Әйтик, “Авылны үстерү” программасы нигезендә Әхмәт авылында менә дигән ФАП бинасы сафка басты. “Авылда күп функцияле үзәкләр төзү” программасы буенча исә былтыр Хурадада клуб белән бергә медпункт файдалануга тапшырылды. Узган ел шулай ук авыл клубларын капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән программа кысаларында Каргада фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелеп, өр-яңа төс алды. Бу медицина учреждениесен капиталь ремонтлау нигездә якташыбыз, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тырышлыгы аркасында башкарылды. Без аңа бик рәхмәтле.
–Наталья Николаевна, соңгы елларда авылларда модульле ФАПлар күп төзелде. Сез аларның сыйфатыннан, җиһазланышыннан канәгатьме?
–Яңа сафка баскан сигез фельдшер-акушерлык пунктының алтысы модульле ФАПлар шул. Мәгълүм булганча, алар Азнакайдагы “Нефтемаш” заводында эшләнә. Әлеге модульле биналарны безнең “Строитель и К” оешмасы егетләре бик оста коралар хәзер. Алар заводта стажировка да үтеп кайттылар, тәҗрибә тупладылар.Модульле ФАПлар – авыл җире өчен бик кулай һәм уңайлы вариант. Барлык төзелеш конструкцияләре, кирәкле җиһазлар белән комплектланган бу ярымәзер биналарның төрле зурлыктагысын алырга була. Алар янгын сигнализациясе, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителгән. Ел әйләнәсе кайнар су килә, санузелы бар. Суыткычлар, кыздыру-киптерү шкафлары, гомумән, һәммә медицина җиһазлары үзендә. Кышларын да җылы була. Чагыштырып карау өчен берничә генә сан китерәм. Элекке медпунктлар электр белән җылытыла һәм моның өчен аена уртача 7 мең сум чыгым тотыла иде. Ә модульле ФАПны җылыту өчен айга нибары 700 сумлык газ ягыла. Аерманың ниндилеген үзегез күрәсез. Түбән Әлки, Югары Матак, Түбән Колчурино, Хлебодаровка, Иске Чаллы авылларында модульле ФАПлар узган елларда сафка бастырылган иде. Ә быел март аенда Ташбилгедә шундый фельдшерлык пункты файдалануга тапшырылды. Анда хәзер яңа медпунктка килү юлын асфальтлыйсы бар. Бу эшне һаман да шул игелекле депутатыбыз Фоат Вәлиев башкарырга ышандыра.
–Алдарак әйткәнебезчә, күп ФАПлар бик яхшы ремонт кичерде…
–Әйе соңгы өч елда төзекләндерелгән медпунктлар саны 24 кә җитә. Шуларның 9 ында ремонт эшләре быел башкарыла. Чуаш Борнае, Чиябаш авылларындагы ФАПлар хакында аерым да әйтәсем килә. Икесе дә мәктәп биналарында урнашкан бу медпунктларны ремонтлау өчен 500әр мең сум акча бүлеп бирелде. Биналарның түбәләре, коммуникацияләре яңартыла, яңа тәрәзәләр куела, идән җәелә. Казаннан килгән «Төзелеш» оешмасы һәм үзебезнең «Строитель и К» ремонтны бик сыйфатлы эшлиләр.
–Табиблык амбулаторияләрендә тагын да колачлырак ремонт эшләре башкарыла бугай?
–Соңгы ике елда Чуаш Кичүе һәм Хузангай табиблык амбулаторияләре 2 шәр миллионга төшереп капиталь ремонтланды. 400-600 мең сумлык медицина җиһазлары кайтарылды. Хәзер Яңа Салман табиблык амбулаториясендә ремонт бара. Җылылык системасы, электрүткәргечләр, барлык коммуникацияләр яңартыла.
–Әле бит яңарту-төзекләндерү таләп ителгән ФАПлар тагын да бардыр?
–Күргәнебезчә, соңгы өч ел эчендә беренчел медицина ярдәме объектларын төзү-ремонтлау буенча бездә бик зур күләмдә эш башкарылды. Билгеле, болар берсе дә әзергә бәзер булып күктән төшмәде. Алда әйтелгән программалардан мөмкин кадәр күбрәк һәи тулырак файдалану өчен бик нык тырышырга туры килде. Әлеге программаларга керүдә район җитәкчелегенең өлеше зур булды. «Сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы әле 2020 елга кадәр исәпләнгән. Киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Алпар, Урта Әлки, Кошки авылларында модульле ФАПлар төзү, Юхмачы участок хастаханәсен капиталь ремонтлау күздә тотыла. Абдул Салман, Катюшино, Йолдыз, Мулланур Вахитов, Иске Тумба, Бибай Чаллысы авылларындагы фельдшерлык пунктлары биналары бик нык тузган, аларны да капиталь ремонт планына кертергә тырышабыз. Шулай итеп, районда яңартылмаган-төзекләндерелмәгән бер генә ФАП та калмаячак.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наталья Николаевна. Әйбәт шартлар, заманча җиһазлар белән баетылган фельдшер-акушерлык пунктларында авыл халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелүен телисе генә кала.
Люция Низамиева.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз