Алпарда “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә Алпарда менә шуны яңартырга уйлаганнар. Авыл халкын Кече Чирмешән елгасы буена бәйрәмгә җыеп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Учак ягып пылау пешереп, “карга боткасы” белән сыйланганнар. Әлеге боткадан авыз иткән кеше һәрвакыт сау-сәламәт булыр, дигән ышанулар яшәгән элек. Бу ышану чынга ашсын, тормышлар мул, еллар имин булсын иде, дип тели авыл халкы. Бәйрәмне авыл клубы мөдире Сәвия Галиуллина оештырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International