РФ Салым Кодексы физик затлар түбәндәге очракларда декларация төзергә тиеш дип билгели: башка кешеләрне фатирга кертеп, өен, җир участогын, транспорт чарасын арендага биреп акча эшләгәндә, ким дигәндә 3 ел үз милке булып торган мөлкәтне сатканда, лотереяга, уен автоматларында акча отканда; металл ватыклары тапшырып, җир паен арендага биреп торып, керем алганда, салым агентлары (эш бирүче) физик зат кеременә салым салмаганда һәм башка кайбер очракларда.