Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Район хуҗалыкларында уҗымнарны тукландыру бара
2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
–Һава торышы уңай булганда көненә 400-500 гектар басу ашларга сәләтле без,–ди Краснодар краеннан килгән АН-2 очучысы Олег Гончарев.
Әмма, барлык кырлар да кардан арынып бетмәү сәбәпле, очкычлар тулы куәткә эшли алмый әле. Без кырга килгәндә дә очучылар һавага күтәрелмәгән иде.
–Нишләп очмыйсыз, әллә тимер кошларыгызны ял иттерәсезме?
–Вакытлыча "нелетная погода" шул. Анимометр приборы җилне секундка 9 метр күрсәтә, ә безгә җилнең тизлеге секундка 6 метрдан ким булганда гына очарга рөхсәт ителә,–дип җавап кайтара Олег Гончарев. Аның уң кулы, техник ремонтчы Анатолий Саниев белән дә әңгәмә корып алдык. Ул Краснодар краеннан Ейск шәһәреннән булып чыкты
–Бездә инде күптән 17 градус җылы, язгы эшләрнең кызган вакыты. Бодай кырлары тездән яшелгә күмелгән. Сездә мин өшим,–дип көлеп тә куйды ул. –Климат сездә кырыс, Краснодарда кыш бер ай гына, язы да иртә башлана.
Берничә сәгатьтән җил акрынлап тынды. Рәис Гыйматдинов, Йосып Кәлимуллин кран күтәргән 800 әр килолы ашлама капчыкларын тиз арада самолетка бушаттылар һәм АН-2 күккә ыргылды.
"Юхмачы" отрядының баш агрономы Фәргать Касаев сөйли:
–Көзге бодай чәчелгән уҗым басуларыбыз 2436 гектар, шуның 400 гектары тукландырылды. Кайбер урыннарда кырлар кардан арынмаган, җилле көннәр дә эшне тоткарлый. 500 гектарда күпьеллык үлән басуларыбызны самолетлар белән, калганын "Амазон" тагылма агрегатлары ярдәмендә тукландырырга ниятлибез,–ди.
Юлыбызны "Хузангай" кырларына таба дәвам иттек. Биредә уҗым басуларында өч "Туман" агрегаты йөрүен читтән кызыксынып күзәтеп тордык. Иртә срокларда басуларга минераль ашламалар кертү өчен менә дигән техника бу. Үзе җиңел, зур резина тәгәрмәчләре дә дымлы туфракта батарга ирек бирми. Бункерына берьюлы 600-800 килограмм ашлама сыя. Техниканы җаваплы, ышанычлы механизаторлар Вадим Морелов, Алексей Александров, Андрей Каргачев кулларына тапшырганнар.
–Иртә яздан көзгә чаклы бу техникага эш бетми. Башта басуга минераль ашламалар сибәләр, аннан чәчүлекләрне агу-химикатлар белән эшкәртәләр. Ул арада көзге чәчү дә җитә,–ди егетләр.
–Нинди эшкә тотынсалар да җиренә җиткереп башкара, күңел биреп хезмәт куя торган механизаторларыбыз болар,–дип мактый аларны баш агроном Юрий Льдинов.
Көненә 200-250 гектарга чаклы мәйданда эш башкарырга сәләтле гаҗәеп "Туман" агрегатлары "Хузангай"ның шактый мәйданнарын тукландырырга да өлгергән инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз