Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Xезмәт урыннарында имгәнү-җәрәхәләнүләрнең иң күп очраклары яз, җәй айларына туры килә
2014 елның 18 апреле, җомга
Татарстанда 2013 елда 765 кеше эш урынында җәрәхәтләр алган. Шуларның 103 е үлем белән төгәлләнгән. Быелның өч аенда шундый 24 фаҗигале факт теркәлгән инде.
Хезмәтне саклау җәһәтеннән төзелеш иң куркыныч участок санала. Узган ел бу тармакта үлем белән төгәлләнгән 33 очрак теркәлгән. Авыл хуҗалыгында да зыян күкрүчеләр күп – былтыр монда эш урыннарында 15 кешенең гомере өзелгән.
Безгә сабак алу өчен ерак йөрисе юк: 2012 елда районда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында дүрт имгәнү очрагы булган иде. Кызганыч, әлеге фаҗигаләрнең берсе кеше үлеме белән төгәлләнде.
Иске Әнҗерә авылы фермасының төнге терлекчесе Фәнис Гыйззәтуллин, үзенең саксызлыгы аркасында, электр тогы сугудан үлә. Эш урынында тиешле хәвефсезлек чаралары күрмәгән өчен бу очракта дүрт вазыйфаи зат җавапка тартылган.
Юхмачы сөтчелек комплексында төнге кизүдә торучы Алексей Евстафьев трактор бәрдергән багана авудан авыр җәрәхәт ала. Ул 38 көн дәвамында хастаханәдә дәваланырга мәҗбүр була.
“Чаллы” терлекчелек комплексында слесарь Радик Шәйхетдинов тирес чыгарганда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәве нәтиҗәсендә каты җәрәхәт ала. Ул тирес чыгару механизмындагы барабанга чорналучы тросны рәтләмәкче була. Әмма механизмны сүндерми. Аның сул җиңе тешле тәгәрмәчкә эләгеп, кулы җилкәсенә кадәр платформа арасына керә.
Тагын бер очрак ике ел элек язын самолет белән җиргә ашлама керткәндә була. “Үргәгар” отрядында Ришат Гыйматдинов самолетка кран ярдәмендә ашлама капчыкларын төягәндә бармакларын троска кыстыра. Нәтиҗәдә больницада аның ике бармагының берәр буынын кисәргә туры килә.
Былтыр “Әхмәт” отряды механизаторы Максим Чубаков, тракторына тагылган пресс-җыйгычның саклау кожухы булмау аркасында сул аягын каты җәрәхәтли.
Урман хуҗалыгы эше дә хезмәт урыннарында зыян күрү буенча исемлек башында. Әйтик, узган ел “Әлкиурман” хуҗалыгында такта ярдырганда бер эшче каты җәрәхәт ала. Сәбәбе: эш урыны техника хәвефсезлеге кайгыйдәләренә җавап бирмәгән. Бу фаҗигадә гаепле вазыйфаи затлар җинаять җаваплылыгына тартылды.
Бу очракларның барысы да техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында килеп чыгуы бәхәсез. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан механизаторлар, белгечләр техника белән эш иткәндә зарур булган саклану чаралары турында уку-өйрәнүләр үтәләр. Урыннарда да һәр көнне диярлек инженерлар куркынычсызлык техникасы турында инструктаж үткәреп, моны эшчеләрнең имзалары белән расларга тиешләр. Әмма күп очракта җитәкче-белгечләр әлеге кагыйдә-таләпләрнең үтәлешен көн дәвамында контрольдә тотмыйлар. Дөрес, кызу эш чорында кайбер таләпләр күз уңыннан читтә калырга да мөмкин. Әмма, башкарыласы эшләр нинди генә мөһим булмасын, ул кеше сәламәтлегеннән, аның тормышыннан өстенрәк була алмый.
Язгы кыр эшләренә керешкәндә боларны бигрәк тә истә тоту кирәк. Ә кагыйдәләр, таләпләр үтәмәслек түгел. Әйтик, хезмәткәрләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итү мөһим таләп булып тора. Эштә төзек техника гына файдаланылырга тиеш. Һәр эш көне хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен аңлатудан башлансын иде. Эш урыннары, хезмәт шартлары барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап бирерлек булсын. Хезмәт дисциплинасын контрольдә тоту зарур.
16 апрельдән “Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү” айлыгы башланды. 23 майга чаклы дәвам итәчәк бу акция барышында эш урынында хәвефсезлек мәсьәләләре аеруча күз уңында булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз