Сөт сату буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 10 авыл җирлегенә саву аппаратлары өләшәләр

2014 елның 18 апреле, җомга
Быелдан районыбызда хуҗалыгында өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраган гаиләләргә электр белән эшли торган саву аппаратлары бушлай бирелә башлый. Районда шундый 135 гаилә бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ун саву аппаратын авыл җирлекләренә өләште дә инде. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары исә үзләрендә иң күп сөт тапшырган һәм алдагы елларда да савым сыерлары санын киметмәскә ниятләгән кешеләр белән килешүләр төзеп, аппаратларны аларга тапшырачаклар. Тиздән саву җайланмаларының икенче партиясе кайту көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International