Республика ярышында яшь каратэчыларыбызның барысы да призлы урыннар яулады

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Турнирда Казаннан, Яр Чаллыдан, Спас, Балтач, Әлки районнарыннан 8-15 яшьләрдәге 120 яшь спортчы көч сынашты. Районыбыздан исә тренерлар Андрей Зинков һәм Геннадий Вассунов кул астында шөгыльләнгән

26 каратэчы катнашты, алар барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар.

Кекусинкай-каратэ районыбызда елдан-ел популярлаша бара. Мәктәп укучылары спортның бу төре белән аеруча мавыга.

Каратэчыларыбыз Б.Борһанов, И.Герасимов, А.Наубатов, Д.Фәхретдинов, С.Хамидуллин, Е.Ферапонтов, В.Советников беренче урыннарны яуладылар. Е.Васяйчев, А.Шәйхетдинов, Б.Вәлиев, Р.Сираев, М.Варламова, М.Чернова, Р.Гатауллин, Р.Фәхретдинов, Я.Яганев икенче булдылар. К.Ситдиков, Р.Низамов, К.Вафин, В.Силаева, Д.Кашкаров өченче урынга чыктылар.

Баштагы очрашуларда җиңеп, спортчыларыбыз финалда үзара ярыштылар. Шуңа бөтенесе дә беренче урыннарны ала алмады. Мондый яхшы нәтиҗәләргә яшь спортчыларыбыз даими рәвештә, көн саен шөгыльләнү аркасында ирештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International