Әлки районы басуларында язгы кыр эшләре киң колач алды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Бүген биш самолет һәм өч “Туман” агрегаты көзге бодай мәйданнарын ашлама белән тукландыруда мәшгуль. Барлыгы 7200 гектарда эш башкарылды. Бу барлык ашланасы мәйданнарның 27 проценты дигән сүз. Тулы куәткә дым каплау эшләре бара, шул исәптән көз көне сөреп калдырылган мәйданнарда. “Кызыл Шәрык” хуҗалыклары һәм “Хузангай” эшчеләре чәчеләсе орлыкларны инкрустацияләүне–агулауны дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International