Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ДОСААФ җирле оешмасы “Яшь йөртүче -2014” район бәйгесе уздырды
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Автоклассларда шөгыльләнүчеләр теорияне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз мәктәпләрендә, заманча җиһаздандырылган сыйныфларда, ә машина йөртү күнекмәләренә ДОСААФның автодромында өйрәнәләр. Район үзәгеннән читтә урнашкан мәктәпләргә оешма үзенең укытучыларын җибәрә, автомобиль йөртү серләренә алар урында өйрәтәләр.
Елына берничә тапкыр ДОСААФ базасында укучылар теориядән һәм практик күнекмәләрдән зачет бирә. Тугыз ай дәвамында автоклассларда шөгыльләнеп, 17 яшь тулганнар имтихан тапшыра һәм “В” категорияле транспорт чараларын йөртү хокукы бирә торган таныклыкка ия була. Биредә катнашучы һәр команда ике малай һәм бер кыздан тора иде. Ярышлар өч этапта узды. Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча конкурста Түбән Әлки мәктәбе укучылары Айрат Мөхәммәтшин һәм Сиринә Сираҗева көндәшләреннән күпкә өстен чыктылар.
Пневматик мылтыктан ату бәйгесендә исә Иске Чаллы мәктәбе укучысы Рәзил Фәтхетдинов һәм гимназия укучысы Айгөл Әһлиуллина иң оста мәргәннәр булып танылдылар.
Менә бәйгенең төп этабы – автомобиль йөртү осталыгын тикшерү башланды. Төп шарт тизлек белән төрле маневрлар ясау, автомобильне оста итеп фигуралы йөртү. Кызлар бу конкурста егетләрдән дә уздырырга тырышты, биремнәрен җиренә җиткереп башкарды. Түбән Әлки мәктәбеннән Айрат Мөхәммәтшин, Базарлы Матак мәктәбеннән Диләрә Миндубаева идарә иткән автомобильләр кыска гына вакыт эчендә һәм бер дә ялгышмыйча финишка килде.
Жюри әгъзалары, нәтиҗәләргә йомгак ясап, командаларга да урыннар билгеләде. Икенче-өченче урыннарны Иске Чаллы һәм Юхмачы мәктәпләре алды. Абсолют җиңүче дип Түбән Әлки мәктәбе командасы танылды. Җиңүчеләрнең барысына да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
–Укытучы өчен иң зур бүләк – укучыларның бәйгедә җиңеп чыгып, югары нәтиҗәләр күрсәтүе. Мин алар белән нык горурланам,–ди Түбән Әлки автоклассы җитәкчесе Рәфәс Билалов.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз