Быел IХ сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеләнде

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
География, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан сынаулар 3 июньдә, рус теленнән 6 июньдә үтәчәк. Шулай ук резерв көннәр дә бар; 10 июнь география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика һәм ИТК, 16 июнь рус теле һәм математика, 19 июнь рус теле, математика, география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ фәннәренә бирелә.

Татар теле буенча тестлаштыру бу телне туган тел яисә дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр өчен 29 апрельдә Базарлы Матак урта мәктәбендә уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International