Янгын сүндерү техникасы авыл җирендә чакыру булган урынга 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Кайвакытта янгын сүндерү машиналары торак йортларга килү юлларында төрле киртәләргә юлыга. Ә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Еш кына тиеш булмаган урынга куелган автомобильләр янгын техникасына кирәкле урынга барып җитүдә кыенлык тудыра. Оешма-предприятиеләр, ТСЖ җитәкчеләре елның теләсә кайсы вакытында биналарга, корылмаларга, тышкы янгын баскычларына һәм янгын гидрантларына юлларны тоткарлыксыз барып җитәрлек төзек тотарга бурычлылар. Юлларны ябу белән бәйле ремонт яисә төзелеш эшләре үткәрелсә, оешма җитәкчесе әлеге эшләрнең сроклары хакында янгын сагы бүлегенә хәбәр итәргә һәм ремонтланучы юлны әйләнеп узу билгеләрен урнаштырырга тиеш. Район янгын сагы бүлеге белдерүенчә, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозып, биналарга килү юлларын каплаган өчен аерым кешеләргә 1500 дән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 7 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 120 меңнән 150 меңгә кадәр штраф салу каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International