Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Православныйлар иң олы бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр
2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
19 апрельдән 20 сенә каршы төндә районыбызның Базарлы Матак, Түбән Колчурино, Түбән Кәчи, Чуаш Шәпкәсе храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре укылды. Дин тотучылар чиркәүләргә изгеләндерү өчен бәйрәм нигъмәтләрен – куличлар, пасха, буялган йомыркалар да алып килгәннәр иде.
Бәйрәм гыйбадәтләрендә район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Алар православныйларны Изге Пасха белән котладылар, ихлас теләкләр юлладылар.
Өч сәгатькә сузылган бәйрәм гыйбадәтләреннән соң халык өйләренә таралышты. Дин тотучылар әлеге бәйрәм төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, җиде атналык уразадан соң мул табыннар артына утырып тәмле тәгамнәрдән авыз итәләр, бу изге көн туу, Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклашалар.
Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый.
–Бу очракта сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар,–ди Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков.
Андрей атакай үзе бәйрәм көнен изге гамәлләр белән үткәрде. Гаиләсе белән бергә бәйрәмне каршылаганнан соң ул уллары белән район үзәк хастаханәсенең хирургия, терапия бүлекләрендә булды, авыруларның хәлен белеште, бәйрәм белән тәбрикләде, пасха нигъмәтләрен өләште.
Аннан соң протоиерей Юхмачы авылында төзелеп бетеп килүче яңа храмда иртәнге Пасха догасын укыды, бәйрәм ризыкларын изгеләндерде, православныйларны изге көн белән тәбрикләде. Андрей атакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да булды. Ул биредә тәрбияләнүчеләрне тәбрикләп, һәркайсы белән җылы әңгәмә корды, тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады. Пасха уңаеннан интернатта бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Өлкәннәрне Изге Пасха белән тәбрикләп, Хәйруллин хәйрия фонды да интернатка бик күп бәйрәм күчтәнәчләре җибәргән. Әбиләр-бабайлар мондый зур игътибардан бик тә канәгать калдылар.
Ә Салмандагы балалар приютында Зиньковларны Пасхага багышланган шигырьләр-җырлар әзерләп көткәннәр. Сабыйлар чыгышын тамаша кылганнан соң Андрей атакай аларга бу олы бәйрәм хакында сөйләде, буялган йомыркалар, тәм-томнар таратты.
Андрей Зиньков бу көнне үзе җитәкчелек иткән кекусинкай-каратэ түгәрәгенә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бәйрәм әбәтендә катнашты. Ул шулай ук күп балалы, имин булмаган гаиләләргә килеп, аларны Пасха белән котлады, бәйрәм нигъмәтләреннән өлеш чыгарды, район эчке эшләр бүлегендәге хокук бозып тоткарланган кешеләр белән очрашып әңгәмә үткәрде.
Изге Пасха атна буе дәвам итә. Ә бәйрәмнең тугызынчы көнендә, ягъни киләсе сишәмбедә православныйлар Ата-аналар көнен билгеләп үтәчәк. Алар бу көнне бакыйлыкка күчкән якыннарын искә ала, зиратларда бәйрәм догалары укый, каберлекләрне тәртипкә китерә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз