26 апрельдә районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтәчәк

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
"Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, "Колос" кинотеатрында партиянең төбәк башкарма комитеты вәкилләре белән киңәшмә үткәреләчәк. Анда "Бердәм Россиянең" төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары Римма Ратникова, башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, район җитәкчеләре катнашачак. Ә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партия активы – "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе башлангыч секретарьләре, партия активистлары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләшәчәк. Бу очрашуда шулай ук Римма Ратникова, Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы депутаты, партия яклыларның Татарстан төбәк иҗтимагый фонды президенты Геннадий Глушков, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International