Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Туган тел – милләтебезне күрсәтеп торучы иң ачык, аңлаешлы билге ул
2014 елның 25 апреле, җомга
Габдулла Тукай шигырьләрен без бик кечкенәдән күңелебезгә сеңдереп үстек. Башта әниләр авызыннан аның нәниләргә багышланган шигырь-әкиятләрен ишеттек, мәктәптә инде укытучыларыбыз шагыйрь турында сөйләде, аның әсәрләрен өйрәттеләр. Билгеле, төрлебез төрлечә өйрәнде, әмма Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” дигән сүзләрен күңеленә бисмилладай итеп сеңдермәгән татар баласы юктыр ул.
Шулаен шулай да, көнкүрешебездә туган телебезне шагыйрь күтәргән югары дәрәҗәдә тотабызмы соң? Ягъни балаларыбызга өйрәтәбезме? Үзара сөйләшкәндә туган телебездә “сайрыйбызмы” әллә русча белгәнебезне күрсәтергә тырышып, “олы абый” теленә күчәбезме? Ул-кызларыбыз, оныкларыбыздан “татарча сөйләш” дип таләп итәбезме? Һәрчак түгел шул. Еш кына 2-3 яшьлек сабыебызны русчалап (хәзер инде инглиз теле дә “модага” кереп бара) “даваника”, “бабуля”, “пап-мам” дип дәшүен күбебез төзәтми бит.
Татар теле республикабызда дәүләт теле статусына ия. Шөкер, шуңа күрә ул мәктәпләрдә, шул исәптән бездәге 41 мәктәпнең барысында да укытыла. Ә менә 1252 татар баласының 653 е генә туган телендә белем ала. Чөнки шушы 41 мәктәпнең 16 сы гына татар мәктәбе бит. Алай гына да түгел, бакча яшендәге сабыйларыбызның да 70 проценты рус телендә тәрбияләнә!
–Район үзәгендә яшәүче татар гаиләләре балаларын мәктәптә русча укытырга тели. Нишлисең, аларны моңа тормыш мәҗбүр итә, чөнки чыгарылыш имтиханнарын барлык фәннәрдән дә рус телендә тапшырырга кирәк бит. Югары уку йортларында да русча укыталар. Шулай булгач, ата-ананы гаепли алмыйбыз. Әмма мәктәпләрдә татар телен укытуга зур игътибар бирелүен дә әйтәсем килә. Барлык мәктәпләрдә рус, чуаш, башка милләт балалары да татар телен өйрәнә, укучыларыбыз олимпиадалардан җиңеп кайталар,–ди милли укыту һәм регионара хезмәттәшлек буенча мәгариф идарәсе белгече Фәүзия Гыймадиева.
Бала күңелендә туган телгә мәхәббәт, ихтирам хисләрен ата-анадан кала тел укытучылары тәрбияли. Безнең район мәктәпләрендә дә бар андый фидакарь мөгаллимнәр. Базарлы Матак урта мәктәбенә рус телендә укырга дип килгән балаларыбызда ана теленә мәхәббәтне Вилә Хафизова һәм Миләүшә Фәттахова сүндерми саклый. Алпар мәктәбендә Рәзилә Зәйнетдинова, Яңа Салманда Гүзәлия Рәхмәтуллина, Түбән Әлки мәктәбендә Айзирәк Мисалова һәм башка укытучыларга сокланмый мөмкин түгел.
–Әле менә бу арада 11 укытучыбыз мастер-класслар бирделәр. Чуаш Кичүе мәктәбенең татар теле укытучысы Радия Хөсәенова җиңүче дип табылды, ул речспублика ярышларында да катнашып кайтты. Укучыларыбыз арасында Нәби Дәүли исемендәге фәнни конференция үткәрү дә туган телебезне өйрәнүгә омтылышны арттырыр, дип ышанабыз,–диде Фәүзия Гыймадиева.
…Туган тел – милләтебезне күрсәтеп торучы иң ачык, аңлаешлы билге ул. Туган тел – кешенең үзаңын үстерүче, аны башка милләт вәкилләре арасында аерып күрсәтүче тамга. Бу дөньяда кемлегеңне онытасың, асылыңны югалтасың килми икән, әби-бабаң, әти-әниең бүләгенә - туган телеңә ихтирамлы булырга, аны киләсе буыннарга тапшырырга тиешлегеңне онытырга һич ярамый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз