Вакыт иртәнге сигезләргә якынлаша. Инспекторлар белән ярты сәгать чамасы басып торганбыздыр, ике дистәгә якын машина туктатылды. Арада бары бер ир-атның гына бәләкәчен балалар бакчасына махсус утыргычсыз алып баруы ачыкланды.
–Ник соң, болай эшләргә ярамаганын белә торып, балагызны юлга утыргычсыз алып чыктыгыз?–дим.
–Безнең ике машина, утыргыч башкасында калган шул,–дип җавап кайтарды әти кеше.