Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ә сез туган телегезне яхшы беләсезме, балаларыгызга аны өйрәттегезме.
2014 елның 26 апреле, шимбә
Миләүшә Хәйдәрова, район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:
–Әлбәттә, гаиләдә без бары тик туган телебездә – татар телендә сөйләшәбез. Мин милләтемнең патриоты, татар булуым белән чын-чынлап горурланам. Ике балабызга да кечкенәдән туган телне өйрәтеп үстердем. Аларның татарча матур итеп, әдәби телдә сөйләшүләрен, үз балаларына да туган телне өйрәтүләрен телим. Шул ук вакытта улым белән кызым русча да бик әйбәт белсеннәр иде, дим. Алар икесе дә Базарлы Матак мәктәбендә рус телендә белем алдылар. Мин аларны бик теләп рус классларына бирдем. Чөнки үзебезнең татар мәктәбен тәмамлаганда русчаны такы-токы гына белүебез аркасында тормышта шактый "кыен ашарга" туры килде. Бүген бит рус телен әйбәт белмичә кая да бара алмыйсың. Балаларыбыз ике дәүләт телен дә камил белергә тиешләр, минемчә. Тагын берничә тел белсәләр дә комачау итмәс иде әле.
Михаил Александров, мәдәният йорты хезмәткәре, Иске Тахтала авылы:
–Минемчә, һәр кеше һичшиксез туган телен белергә тиеш. Мин үзем туган телем – чуаш телендә бик яратып, теләп сөйләшәм. Татарча да беләм, чөнки дусларымның күпчелеге татарлар. Балаларыбызга мәктәптә чуаш теле укытылуга бик сөенәм. Чуашча да, татарча да, русча да белсеннәр. Ә бит кайбер ата-аналар балаларына чуаш теле укытуга каршы чыгалар. Мин аларны бөтенләй аңламыйм. Балада кечкенәдән телгә, милләткә, туган җиргә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләмәсәк, алардан кем үсәр? Ата-ананы, нәсел-ыруны хөрмәт итәрләрме? Әти-әни, туган җир, туган тел төшенчәләре бер берсе белән бик тыгыз бәйләнгән бит.
Мәгъсүм Вәлиев, Иске Салман авылы:
–Ике улыбыз да авылдагы татар мәктәбендә туган телдә белем алдылар. Рус телен дә яхшы беләләр. Татар телендә укыган бала русчаны йомшак белә, дигән фикер белән һич тә килешмим мин. Тырыш, булдыклы кеше тегесен дә, монысын да өйрәнә ул. Ә булмаганнан берни юк. Үз туган телен җүнләп белмәгән кеше беркайчан да хөрмәт уятмый. Без рәхәтләнеп туган телдә сөйләшәбез. Балаларга туган телне өйрәтү, милли гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру – изге бурычыбыз.
Зинаида Кутузова, пенсионер, Юхмачы авылы:
–Без – руслар гомер буе татарлар, чуашлар белән дус булып, туганнарча аралашып яшибез. Хәзер инде бар кеше дә рус телен әйбәт белә. Шул ук вакытта һәркем үзенең туган телен дә белергә, балаларына да өйрәтергә тиеш, дип исәплим. Туган тел бит безгә ана сөте белән бирелә. Кеше чын мәгънәсендә бәхетле, киң карашлы, тирән белемле булсын өчен туган телен, халкының милли традицияләрен әйбәт белүе мөһимдер. Аннан соң, күбрәк тел белүнең беркайчан да кешегә комачаулаганы юк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз