Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Максим Муштаков яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды
2014 елның 27 апреле, якшәмбе
Әлеге проектның максаты – республика Дәүләт Советы каршында муниципаль берәмлекләр вәкилләреннән иҗтимагый яшьләр палатасы булдыру. Бурычлары – яшьләрне сәясәткә җәлеп итү, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә егетләрнең һәм кызларның сайлау активлыгын күтәрү һәм, гомумән, яшьләрнең бүгенге иҗтимагый-сәяси процесслар белән кызыксынуын арттыру.
Проектта каралганча, Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасына районыбыздан кандидатлар күрсәтү кирәк иде. Кандидатлыкка җиде кеше – районыбызның төрле тармакларында эшләүче егетләр һәм кызлар – күрсәтелде.
Форумда кандидатларның һәркайсы үзенең эш программасын бәян итте. Бәйгедә җиңүчене ачыклау өчен яшерен тавыш бирү үткәрелде. Хисап комиссиясе рәисе Рузия Гарипова форумның 200 делегатының 150 се Базарлы Матак урта мәктәбе физкультура укытучысы Максим Муштаков өчен тавыш бирүен игълан итте. Бу белдерүне җыен делегатлары көчле алкышлар белән каршылады.
Бәйгедә катнашкан җиде кандидатның һәммәсенә дә “Полит Завод-2014” республика иҗтимагый-сәяси проектын тормышка ашыруда актив катнашкан өчен “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең Дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Максим Муштаков үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен форумда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Яшьләр слетында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Казан кунаклары – республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүлек мөдире Раиф Вафин, “Бердәм Россия яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова дәүләтне, икътисадны, сәясәтне үстерүдә яшьләрнең роле аеруча зур булуын билгеләп үттеләр, егетләрне һәм кызларны актив тормыш позициясе белән яшәргә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз