Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Мәгариф җылы канат астында
2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Замана шәхескә карата бик тә югары таләпләр куя. Бүген тормышта уңышлы кеше булсын өчен мәктәптән зур әзерлек белән чыгарырга кирәк яшьләрне. Ә чишмә башы балалар бакчасында. Министр урынбасары да чыгышын шуннан башлады.
–Мәктәпкәчә белем бирү турында закон кабул ителде, стандартлар билгеләнде. Сабыйларга белем бирү, кечкенә чакларыннан ук аларның сәләтләрен үстерү бик мөһим. Шуңа күрә балалар бакчаларын җиһазлауга зур игътибар бирелә. Үткән елда һәр тәрбиячене ноутбуклы иттек, күп кенә бакчаларга проекцияләү комплекслары кайтарылды. Быел бу эш дәвам иттереләчәк. Бакчаларга кече яшьтән үк дәүләт һәм туган телләрен өйрәтүгә генә дә 50 млн. сум акча бирелү каралды,–диде ул.
Ә мәктәп темасына күчүгә Данил Мостафин укучыларның белем дәрәҗәләренең без теләгән һәм көткәннән түбән булуына тукталды. Әлки районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның бердәм дәүләт имтиханнары буенча күп фәннәрдән уртача республика күрсәткечләреннән калышуын белә икән министр урынбасары.
–Укытучылар белән эшләргә кирәк. Яңа методикаларны өйрәнсеннәр, нәкъ менә шушы мәктәпкә яраклы алымнарны тапсыннар. Юкса, өстән тәкъдим ителгән методиканы, әйтик, шул ук Сингапур алымын сукырларча күчерү омтылышы бер дә яхшыга итмәве аңлашыла бит. Укучыны актив эшләтергә, һәрберсен дәрестә катнаштырырга кирәк,–диде ул.
Быел һәм алдагы елларда дәүләт масштабында планлаштырылган чаралар турында сөйләде җитәкче. Мәктәпләрне төзекләндерү программасы алдагы ике елда да эшләячәк, ә киләсе елдан мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен ремонтлау программасы гамәлгә кереп китәргә бик мөмкин икән (Базарлы Матакның “Каенкай” бакчасын 2015 елда төзекләндерү өчен эш башланган инде). Мәктәпләрне җиһазландыру дәвам итәчәк – быел төп игътибар математика кабинетларына булачак. Һөнәри белем бирү системасы белән дә шөгыльләнәчәкләр – ресурс үзәкләре булдырылачак.
–Өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәт хаклары 29,3 процентка артачак, –дип тә сөендерде мәгариф чиновнигы төрле түгәрәкләрдә балаларның сәләтен үстерүче педагогларны. Ә менә кече персоналга андый бәхет елмаю күренми, “әлегә акча җитми” икән.
Очрашуга килүчеләр мөмкинлектән файдаланып, үз сорауларын бирделәр. Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков яшь укытучылар җитмәүдән зарланып алды. Моңа министр урынбасарының җавабы көтелмәгәнрәк яңгырады.
–Бүген вузлар укытучыларны бик күп әзерли, әмма кичәге студентларның күбесе бүгеннән укытучы булырлык дәрәҗәдә түгел – белемнәре сай, мәктәптә эшләргә теләкләре дә шуның кадәр генә. Үз укучыларыгызга һөнәри юнәлеш биреп, аларны педагогик вузларга җибәрегез,–дип киңәш итте ул.
Югары Колчурино директоры Николай Хвостовны Түбән Колчурино башлангыч мәктәбенең 1895 елда төзелгән бинада эшләве бик борчый. Яңасын төзеп булмас микән, ди ул.
–Балалар бакчасы плюс башлангыч мәктәп дигән кызыклы проектлар бар. Кыйммәт булмаган мәктәпләр төзү зарурлыгын Россия хөкүмәтендә дә аңлыйлар. Өметегезне өзмәгез!– дип сөендерде аны Данил Мостафин.
Базарлы Матакта боз сарае төзү мөмкинлеген Анастасия Исаева белешергә вәгъдә итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз