Район үзәк хастаханәсендә дәвалану курсы узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары Әсәдулла Хисмәтов, Нургали Вәлиев, Салихҗан Вәлиевның хәлләрен белешеп, волонтерлар алар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Ветераннар балаларга Бөек Ватан сугышы елларындагы фронт хәлләре, тылдагы авыр хезмәт хакында сөйләделәр һәм үзләренә карата мондый зур игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.