Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне 1 Май – Хезмәт бәйрәме белән котлады

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

"Ямьле 1 Май – үзенчәлекле, авыл кешесенең күңеленә якын бәйрәм. Ул күңелләрдә матур җәйгә, мул уңышка, имин тормышка өмет уята, җир кешесен хезмәткә өнди. Бүген дә районыбыз басуларында эш кайный, игенчеләр туфрак эшкәртеп, җир куенына орлык иңдерәләр, киләсе уңышка нигез салалар. Изге хезмәтләре нәтиҗәле булсын! Барлык әлкилеләрне хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Өмет-хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәр гаиләгә иминлек, татулык, барча әлкилеләргә нык исәнлек, уңышлар телим,"–диелгән әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International