Түбән Әлки урта мәктәбе укучысы Яруллин Илнарга район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев бүләк тапшырды

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Ул әтисе Илнурның әфган сугышында күрсәткән батырлыклары турында инша язып җибәргән. Укучының эшен жюри да яраткан. Ә генерал-майор Сергей Погoдин кул куйган грамотага болай дип язылган: “Сезнең эшегез әфган сугышында катнашкан солдат һәм офицерларга истәлек. Сугышчы интернациалистлар үрнәге сезгә чын, кыю кеше буларга, Ватаныбыз намусы турында кайгыртырга, дуслыкны бәяли белергә, сынауларда нык булырга ярдәм итәр”.

Укучылар арасында әлеге конкурсны оештырганы өчен Урта Әлки китапханәчесе Камалиева Мәдинәгә хәрби комиссарның Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International