Иске Салман мәктәбе укучылары янына авыл китапханәчесе Гөлнур Гарипова килеп, батырлык дәресе үткәргән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Ул балаларга «батырлык» сүзенең мәгънәсен аңлаткан, Бөек Ватан сугышында халкыбызның нинди тиңдәшсез батырлыклар күрсәтүе турында сөйләгән. Китапханәче авыл китапханәсендә булган «Батырлар китабы», «Гази Зарипов, Григорий Булатов – батыр байрак йөртүчеләр» дигән китаплар белән таныштырган, якташларыбыз Советлар Союзы геройлары хакында мәгълүмат биргән. Соңыннан укучылар белән сорау-җавап уены үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International