Мәйданчыкны приютка Казанда яшәүче дуслары –Елена Павлова җитәкчелегендәге шәхси предприятие бүләк итте. Сабыйлар хәзер рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар, таучыкта шуалар, таганда атыналар. Казан кунаклары балаларны төрледән-төрле тәм-томнар белән дә сыйладылар, йомшак уенчыклар, спорт инвентаре, кием-салым бүләк иттеләр. Әле тагын «Әминәнең туган көне» дигән бәйрәм дә оештырдылар. Балалар приют тормышы турындагы кечкенә фильмны төшерүдә дә катнаштылар.