Кипкән үлән яндырып ут чыгара күрмәгез!

2014 елның 10 мае, шимбә

Бу чорда  торак йортларга һәм корылмаларга 50 метрдан якынрак арада  кипкән чирәмне яндыру, учаклар ягу тыела.

Елның-елында язгы-җәйге чорда кипкән үлән яндыру белән бәйле ут-күзнең кискен артуы күзәтелә. Узган ял көннәрендә генә дә районда чүп-чар һәм кипкән үлән януның берничә очрагы хакында хәбәрләр булды. Мондый хәл Иске Салман, Яңа Салман, Апак авылларында күзәтелгән.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов район халкын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Ут-күз чыга калса, кичекмәстән “01”, “2-01-01”, “112” телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.

Янгыннарга каршы махсус режим чорында штрафлар ике тапкыр арта. Гражданнар өчен алар – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән  30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 меңнән 500 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International