Татар хатын-кызларының икенче Бөтендөнья форумында районыбыз вәкиле Лилия Әһлиуллина катнаша

2014 елның 16 мае, җомга
Форум 15-17 май көннәрендә Казанда уза. Татарстан районнары вәкилләреннән тыш, анда Россиянең татарлар яши торган төбәкләреннән һәм 19 чит илдән делегатлар җыелган. Район хатын-кызларының “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе, Н.Дәүли исемендәге гимназиянең татар теле укытучысы Лилия Әһлиуллина – форум делегатларының берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International