Православие кыйммәтләрен саклау турында сөйләштеләр

2014 елның 16 мае, җомга
Җыенда республикабызда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, православие традицияләрен ныгыту, мәдәниятен саклау һәм үстерү, рухи кыйммәтләрне кайтару кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында ассызыклап әйтте, ул Казан руханилар семинариясенә спорт залы төзү өчен 30 миллион сумлык сертификат тапшырды. Ул мондый җыенны ел саен үткәрергә дигән тәкъдим ясады. Ә җыенга барыр алдыннан православие руханилары район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашып сөйләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International