Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Болар юлда хата ясамас
2014 елның 23 мае, җомга
Чараны район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин ачып җибәреп, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурсны әлеге мәктәптә уздыру очраклы түгел. Мәктәп укучылар арасында юл-транспорт белән бәйле имгәнүләрне булдырмау буенча зур эш алып бара. Биредә бүген автокласс, яшь инспекторлар түгәрәге уңышлы эшләп килә. Тиешенчә җиһазландырылган махсус кабинет та булдырылган.
–Мәктәп ЮХИДИ бүлекчәсе белән күптәннән даими элемтәдә эшли. Алар ярдәме белән яшь юл инспекторлары түгәрәгенә 4 велосипед бүләк ителде. Укучыларыбыз урамда һәм юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тырышып өйрәнәләр, белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада ныгыталар,–ди тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәфәс Билалов.
Әйе, Рәфәс Билалов шәкертләре инде ничә ел рәттән районда гына түгел, республика масштабында да конкурсларда җиңү яулап киләләр. 2002 елдан бирле алар лаек булган 40 тан артык республикакүләм Мактау грамоталары моны раслап тора.
Бәйгегә килсәк, ул 3 этапта узды. "Фигуралы йөртү" этабында конкурсантларның төп бурычы – велосипедны оста йөртү иде. Малайлар арасында Фәнис Фәттахов (Түбән Әлки), Рәим Сабиров (Түбән Әлки) Константин Хвостов (Югары Колчурино), кызлар арасында Зилә Гәрәева (Түбән Әлки), Ләйсән Мөхәммәтшина (Түбән Әлки), Валерия Филиппова (Югары Колчурино) бәйгенең бу өлешендә җиңүче дип табылды.
"Юл йөрү кагыйдәләре" этабында укучылар юл кагыйдәләре турындагы тест сорауларына дөрес җавап табарга тиешләр иде. Рәим Сабиров (Түбән Әлки), Ләйсән Мөхәммәтшина (Түбән Әлки) осталыкларын күрсәтеп беренче калдылар. Фәнис Фәттахов (Түбән Әлки), Вадим Дарьин (Юхмачы) малайлар арасында, Зилә Гәрәева (Түбән Әлки), Алия Абзалова (Базарлы Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
"Беренче ярдәм күрсәтү" этабында яшь инспекторларга медицина буенча туплаган белемнәрен дөрес итеп манекенда күрсәтергә тиеш булдылар. Нәтиҗәдә Фәнис Фәттахов – беренче, Никита Удальцов (Юхмачы)– икенче, Рәим Сабиров– өченче булды. Кызлардан Ләйсән Мөхәммәтшина зирәклерәк күрсәтеп җиңде. Зилә Гәрәева, Люба Красильникова (Хузангай) икенче-өченче урыннарны алдылар.
Кызыклы һәм эчтәлекле "Юл грамотасы көне" хуҗалар командасы җиңүе белән тәмамланды. Югары Колчурино – икенче, Юхмачы һәм Хлебодаровка мәктәпләре командалары өченче урын яулап алды.
Бу көнне барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр исә велосипедлар, флешкалар, компьютер "тычканнары" һ.б. кыйммәтле бүләкләр белән китте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз