Ул 19 майдан 19 июньгә чаклы дәвам итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә пассажирлар өчен машиналарда махсус кәнәфиләр бармы-юкмы икәнен тикшерәчәк, балалар учреждениеләренә барып, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләячәк, башка төрле кисәтү чаралары да планлаштырыла. Әмма юлда балалар иминлеге инспекторлар эше генә түгел, һәр өлкән кеше кечкенә җәяүле яисә пассажирга карата аеруча игътибарлы булырга тиеш.