Әлки районы кырларында уңыш өчен киеренке көрәш бара

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бүген уңышны саклап калыйм дисәң үсемлекләрне бары тик яфраклары аша тукландыруның отышлы булуын ассызыклый.
 
Районда бу  алым соңгы 2-3 елда кулланыла башлады. Коры елларда яфрак аша тукландыруның әһәмиятенә игенчеләр, агрономнар узган елгы   тәҗрибә буенча да инана алалар.
 
Үсемлекләргә сиптерелә торган сыекчага үстерү стимуляторы, микроэлементлар белән баетылган катнашма һәм корткычларга каршы матдәләр кушыла. Бер эшкәртү аша үсемлекләргә әнә күпме туклану һәм саклану чарасы күрелә. Коры елларда бу алым гаять нәтиҗәле. 
 
Районда көнбагыш һәм кукуруз кырларының 12 мең 600 гектары чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртелде инде. Бу ысул да гаять отышлы – җирдә чүп үләннәр тишелеп чыкмасын өчен тышча хасил була, ә кукуруз һәм көнбагыш рәхәтләнеп үсеш ала.
 
Шулай ук 17 мең 600 гектарда уҗым культураларын чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау буенча химик эшкәртү үткәрелде.
 
Бүген пар җирләренә дә игътибарны киметмисе иде. Хәзер ул басуларда чүп үләннәр күтәрелеп килә. Августта керешәсе көзге чәчү бик тиз килеп җитә. Әнә "Хузангай" хуҗалыгы үзенең 2880 гектар пар җирен беренче кат тулысы белән эшкәртергә өлгергән инде.
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча баш консультанты Фәргать Зәкиев әйтүенчә, барлык агротехнологияләрне төгәл үтәгәндә генә быелгы коры һава шартларында уҗым культураларыннан 20-25 центнер уңышка өмет итәргә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International